news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч ярдәм машиналары чираты турында аңлатма бирде

Социаль челтәр кулланучылар Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә ашыгыч ярдәм машиналарыннан озын чират барлыкка килү турында яза.

 Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч ярдәм машиналары чираты турында аңлатма бирде
Михаил Захаров

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә ашыгыч ярдәм машиналарыннан хасил булган чират турында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Казан төркемнәренең берсендә видеода хәбәр иттеләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге видеога аңлатма бирделәр

Видео авторы раславынча, төнге бердә чиратларның берсендә — 129, ә икенчесендә җитмештән артык машина җыелган. «Моннан ничек чыгарбыз, анысын белмим», — ди ролик авторы.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, көз һәм кыш айларында ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә, быел моңа яңа коронавирус инфекциясе дә өстәлде. Кешеләр үз сәламәтлегенә бик сак карый, бераз гына салкын тию билгеләре күзәтелсә һәм температуралары күтәрелсә дә ашыгыч ярдәм чакырта һәм компьютер томографиясе үткәрүне таләп итә.

«Пневмониягә шик туган очракта ашыгыч ярдәм бригадалары авыруларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерә, әлеге медицина учреждениесе коронавирус инфекциясе диагнозына төгәллек керткәнче пациентлар өчен вакытлы госпиталь буларак эшли. Шул сәбәпле ашыгыч ярдәм машиналарыннан чират хасил булырга мөмкин. Бу вакытта пациентлар табиблар күзәтүендә була», — дип искәрттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстан халкына салкын тию билгеләре күзәтелгән очракта урамга чыкмаска һәм яшәү урыны буенча поликлиникадан табибны өйгә чакыртырга киңәш иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы татарстанлыларның компьютер томографиясе үткәрү үтенече белән медицина учреждениеләренә ешрак мөрәҗәгать итә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Әмма мондый тикшерүне билгеле бер симптомнар күзәтелгәндә генә ясыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100