news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда коронавирусны авыр кичергән балалар санын атадылар

Балаларда ис һәм тәм тою юкка чыгу шактый сирәк булган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче 47 мең бала 2020 беренче яртыеллыгында  COVID-19 белән авырган, аларның 0,2 процентында авыру катлаулы формада узган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең «Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты» директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте.

«2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә 47253 балада COVID-19 очрагы теркәлгән, бу Россиядә коронавирус белән авыручыларның гомуми саныннан 8,2 процентны тәшкил итә», — диде Горелов «Молекуляр диагностика һәм биоиминлек» конференциясендә.

Ул балалар арасында коронавирус йоктыруда гендер аермалар күзәтелмәвен, авыру очраклары барлык яшь категориясендә дә булуын әйтте.

«Балалар нигездә, уртача катлаулы һәм катлаулы формада авырды. Россиядә инфекция йоктырган балаларның 0,2 процентында гына авыр форма булган», — диде Горелов.

Ул балаларда ис һәм тәм тою юкка чыгу шактый сирәк булганын дә әйтте.

Россиядә һәм дөньяда коронавирус вазгыяте буенча актуаль мәгълүмат стопкоронавирус.рф. сайтында урнаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100