news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Сентябрь ахырында коронавирус белән авыручылар саны артачак

Авыручылар санының артуы көзге сезон башлануы, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлануына бәйле, дип аңлатты табиб.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрь азагы — октябрь башында Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны арта башларга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко кисәтте, дип хәбәр итә Екатеринбург порталы Е1.ru.

«Кайбер факторларның туры килүе — көзге сезон, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлану — коронавирусның артуы өчен сентябрь азагы — октябрь башында шартлар тудырырга мөмкин», — дип белдерде белгеч.

Шулай ук көз көне грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да арта. Шунлыктан авырмас өчен прививка ясату мөһим, диде табиб.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100