news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог COVID-19 вирусының иң куркыныч билгесен атады

Респиратор билгеләр фонында тын бетү күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиологы Наталья Пшеничная COVID-19 ның иң куркыныч билгесе дип тын бетүне атады.

«Респиратор билгеләр фонында тын бетү — COVID-19 вирусының иң хәтәр билгесе. Әгәр дә ул күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Роспотребнадзорның Эпидемология үзәк фәнни тикшеренү институты директорының клиник-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная. Бу хакта РИА Новости яза. 

Аның әйтүенчә, соңгы вакытта коронавирусның ниндидер яңа билгеләре барлыкка килмәгән, аларның барысы да узган ел ук язылган булган.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100