420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлек эчендә республикада короанвирусның 24 яңа очрагы ачыкланды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында эпидемия башланганнан бирле 6 718 очрак ачыкланган», — дип хәбәр итте спикер.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Covid-19 дан республиканың 5 537 кешесе дәвалануын әйтте.