420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуларның берсе — 1945 елда туган ир-ат. Ул ике яклы пневмония белән республика клиник хастаханәсенә салына. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган.
«Коронавирус булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — диелә министрлык хәбәрендә.
Covid-19 нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике яклы пневмония белән 1959 елда туган Әлмәт кешесе дә шәһәренең йогышлы авырулар бүлегенә хастаханәгә салына. Авыруның хәле озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлаулана. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Татарстанда Сovid-19 вирусы тарала башлаганнан бирле 64 кеше үлгән.