Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Любовь Авдонина гриппка каршы прививканы кемнәргә ясатырга кирәклеге хакында сөйләде
Татарстанда халыкның ким дигәндә 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда халыкның ким дигәндә 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла, шулай ук вакцинация мәҗбүри булган төркемнәр дә бар. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«6 айдан алып 11нче сыйныфка кадәрге балалар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, кешеләр белән аеруча еш аралаша торган өлкәләрдә эшләүчеләр, аерым алганда, медицина, белем бирү оешмалары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә, транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук еш авырый торган һәм хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һичшиксез прививка ясатырга тиеш», - дип искәртте спикер.
Ул икенче һәм өченче триместрдагы көмәнле хатыннар өчен дә вакцинациянең мәҗбүри икәнлеген билгеләп үтте.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда вакцинация кампаниясе башланганнан алып 157 меңгә якын кешенең гриппка каршы прививка ясатуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз