Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лобовь Авдонина грипп сезоны вакытында урамда ешрак булырга кирәклеген әйтте
Спортның контактлы төрләре белән шөгыльләнү өчен бернинди чикләүләр дә юк, әмма урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Грипп сезоны вакытында урамда спорт белән шөгыльләнү файдалы, чөнки инфекция ачык һавада озак яшәми. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Грипп һәм ОРВИ сезоны башлангач, саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булырга кирәк, чөнки грипп вируслары мондый шартларда озак яши алмый», - дип искәртте спикер.
Авдонина саф һавада спорт белән шөгыльләнүнең бик файдалы булуын әйтте. Мәктәпләрдә шулай ук физкультура дәресләрен урамда үткәрергә киңәш ителә.
Спортның контактлы төрләре белән шөгыльләнү өчен бернинди чикләүләр дә юк, әмма урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда вакцинация кампаниясе башланганнан алып 157 меңгә якын кешенең гриппка каршы прививка ясатуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз