Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус пандемиясе чорында үлем-китем очракларының арту сәбәпләрен атадылар
Коронавирус инфекциясе онкология, шикәр диабеты һ.б. авыруларның тагын да көчәюенә китерә.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Пандемия чорында үлем-китемнең артуы коронавирус инфекциясе белән генә түгел, башка авырулар белән дә бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.
«Эпидемик күтәрелеш чорында тупланган тәҗрибә һәм үлем-китем очракларын анализлау күрсәткәнчә, Covid-19 пандемиясе вакытында якты дөнья белән хушлашучыларның артуы турыдан-туры коронавирус инфекциясе белән дә, шулай ук коронавирус таралу аркасында тагын да көчәйгән башка авыруларның декомпенсациясе белән дә бәйле», - дип белдерде ул.
Андый чирләр арасына ул шикәр диабетын, кан йөреше системасы һәм онкология авыруларын кертә.
Үлем-китем очракларын исәпкә алу тәртибе, шулай ук аларның сәбәбен ачыклау (ул шактый вакытны алырга мөмкин) Халыкара авыруларны статистик классификацияләү системасы таләпләренә туры килә, диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз