Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инфекционист балалар арасында коронавирус белән авыручыларны киметү юлын аңлатты
Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Көз көне, уку елы башлангач, Россиядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Мәктәптә алар бер-берсе белән күбрәк аралаша башлый, өстәвенә, аларның күбесе битлек киеп йөрми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.
«Балаларны саклау чарасы бар. Бу вакцинация. Әгәр өлкәннәр прививка ясатса, иммунитет барлыкка килә, балалар авырмаячак. Иң мөһиме, балага чир йоктырмаска кирәк», — диде инфекционист табиб Евгений Тимаков.
Аның сүзләренчә, бер прививка ясаткан кеше, ким дигәндә, әйләнә-тирәдәге өч кешегә чир йоктыру мөмкинлеген киметәчәк. Әгәр дә булган вакцинация темпларын саклап, төрле штаммнар булуын исәпкә алсак, вируска саклану чараларын урап, балаларга йоктыру өчен кимендә ике ел кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз