news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда барысы 5 841 авыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 31 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барысы 5 841 очрак бар», — дип хәбәр итте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев тәүлек эчендә 58 кешенең коронавирустан дәвалануын өстәп әйтте. 34 кеше ясалма сулыш ясау аппаратына тоташтырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100