Татарстанда июнь аенда үлүчеләр саны артуның сәбәбен аңлаттылар

Быел июньдә үлем очраклары 2019 елның июнь ае белән чагыштырганда 1309 кешегә күбрәк теркәлгән.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның июнь аенда Татарстанда 4689 кеше вафат булган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 1309 очракка күбрәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үлүчеләр санының кискен артуының сәбәбен аңлатты.

«Үлүчеләр саны артуга килгәндә, чыннан да, кичә чыккан мәгълүматлар буенча, үсеш күзәтелә. Без яшь категорияләре буенча анализ ясадык. Аеруча зур үсеш 80 яшьтән өлкәнрәк затларга туры килә. Бу күңелсез сан. Һичшиксез, коронавирус үлем күрсәткечендә үз эзен калдыра. Без планлы ярдәм алу мөмкинлегенең бөтен ил буенча кабул ителгән карарга бәйле рәвештә чикләнгән булуын аңлыйбыз», — ди спикер.

Абашев хәзерге вакытта министрлыкта соңгы чорда, шул исәптән июнь аенда үлүчеләрнең диагнозларын аныклаулары турында әйтте. Ул республикада планлы медицина ярдәме һәм диспансерлаштыруның яңадан гамәлгә кертелүен һәм масштаблы прививка ясау компаниясе планлаштырылуын белдерде.

 Министр урынбасары бу эш үзенең нәтиҗәсен бирәчәк һәм үлем күрсәткече кимиячәк, дип ышана.

«Илкүләм проектлар кысаларында халык арасында үлүчеләр санын киметү буенча 2019 елның иң уңышлы булуын әйтергә кирәк. Без беренче тапкыр 11 промилле күрсәткеченә ирештек, бу — бик зур күрсәткеч. Тулаем алганда, бу ел нәтиҗәләре буенча халык арасында үлүчеләр санының сизелерлек артуын күзәтергә туры килмәс дип өметләнәбез», — диде Абашев.