news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш терапевты ковидка каршы прививка ясарга ярамаган очракларны әйтте

Аллергия реакцияләре булганда прививка ясатуга сак карарга кирәк.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Covid-19 авыруыннан вакцинацияләүгә вакцинаның нинди дә булса компонентына аеруча сизгерлек яки анамнездагы авыр аллергия реакцияләре керә, әмма соңгыларын гадәти аллергия белән бутарга кирәкми.

Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сөйләде.

«Прививка ясарга ярамаган очракларга аллергик реакцияләр керә. Тик бу поллиноз, сезонлы аллергия турында түгел. Пациентлар еш кына әйткәнчә, алар аллергияле бронхит яки тузанга аллергия булганга, прививка ясатмыйбыз ,диләр. Ә болар каршы күрсәтмәләргә керми», — дип искәртте спикер.

Моннан тыш, кискен авырулар яки күптән түгел инсульт яки инфаркт кичергән кешегә, прививка ясатырга ярамый. Кискен халәттән чыкканнан соң, йогышлы авырулардан соң ике атна, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң бер айдан вакцинацияләнергә мөмкин.

Бавыр һәм бөерләрнең хроник авырулары, эндокрин авырулар, эпилепсия, миокардитлар, эндокардитлар, перикардитлар вакытында вакцинацияләнүгә сак карарга кирәк. Габделганиева аңлатканча, бу авырулар булганда прививка ясатырга мөмкин, ләкин авыруның иң көчле вакытында түгел. Симптомнар басылгач, прививка алырга була.

Аутоиммун авырулары һәм яман шеш авырулары булганда, авыруның минималь активлыгы яки ремиссиясе булса, вакциналаштырырга мөмкин, дип өстәде Диана Габделганиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100