news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Узган тәүлектә 2 457 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 14, Чаллыда — 11, Чирмешән районында — өч, Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 195 очрагы ачыкланган, 15 957 кеше терелгән.

119 478 кеше (шуларның 2 457се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. Аларның 75 720се вакцинаның икенче дозасын да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100