Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы яңа препаратны хуплады
«Коронавир» даруын бары тик стационар шартларда гына кулланырга рөхсәт ителә.
(Казан, 8 юиль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус авыруына каршы булган «Коронавир» препаратын хуплады. Әлеге препаратны «Р-Фарм» компаниясе ясады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Бу препарат — Россиядә хупланган дарулары арасында өченче. Аңа кадәр «Авифавир» (РФПИ һәм «ХимРар» җитештерү) һәм «Промомед» компаниясенең «Арепливир» дарулары бар иде.
«Коронавир» даруын бары тик стационар шартларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Аны йөкле вакытта һәм бәби алып кайтуны планлаштырганда, имезгәндә, шулай ук бөер һәм бавыр җитешсезлеге булган кешеләргә кулланырга ярамый. Препаратны шулай ук 18 яшькә кадәрге кешеләргә дә эчәргә киңәш ителми.
Даруны гадәттән тыш хәл барлыкка килү һәм аны бетерү шартларында каралган процедура буенча теркәгәннәр. Инструкция клиник белешмәләрнең чикләнгән күләме нигезендә төзелгән, һәм өстәмә мәгълүмат барлыкка килгән саен ул тулыланачак.
«Коронавир» ясаудан тыш, «Р-Фарм» РФПИ белән берлектә инфекциягә каршы көрәш өчен инвестицияләр күләме дүрт миллиард сумнан артык булган яңа оешма төзиләр. Аерым алганда, әлеге оешма COVID-19 авыруыннан өзлегүдән куллана торган олликазумб препаратын һәм вакцина җитештерү белән шөгыльләнәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз