news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Прививка ясатмаучыларны зур куркыныч көтә

Вакциналарны тигез итеп бүлмәү дә вирусның таралуына ярдәм итә.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Кайбер илләрдә коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне тиз арада гамәлдән чыгару әлеге инфекциягә каршы прививка ясатмаган гражданнар өчен һәлакәткә әверелергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирусның төрле вариантлары („Дельта“ны да кертеп) зур тизлек белән таралган шартларда һәм чикләүләрне тиз арада гамәлдән чыгару әле вакцинация узарга өлгермәгән гражданнар өчен катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дип белдерде брифингта оешма җитәкчесе.

Вакциналарны тигез итеп бүлмәү дә вирусның таралуына ярдәм итә. Үз чиратында, коронавирус инфекциясенең яңа вариантлары барлыкка килү аркасында мондый препаратларның нәтиҗәлелеге кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100