news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүчеләр битлек тегүне дәвам итә

Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре хәйриячелеккә аерым өлеш кертә.

Зәйдә яшәүчеләр битлек тегүне дәвам итә
«Заинск-информ»

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Зәй халкы хәйриячелек максатларында битлек тегүне дәвам итә. Активистлар ике айда район идарәләре, хокук саклау органнары һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен 300 битлек текте. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә.

Бүгенге көндә процесс туктамый, йөз битлек тегү белән шөгыльләнәләр.

Үз-үзенүңне изоляцияләү режимы вакытында яшьләр ведомствосы хезмәткәрләре ялгыз пенсионерларга адреслы ярдәм күрсәтте. Активистлар азык-төлек продуктларын һәм медицина препаратларын китереп бирде, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», шулай ук медицина битлеге тегү буенча хәйрия ярдәме күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100