news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларның иң күбе Казанда, Чаллыда һәм Чүпрәле районында.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан табиблары соңгы тәүлектә Covid-19ның 53 яңа очрагын ачыклаган. Алар арасында авыруны читтә йоктыру очраклары юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәдә, 49 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Авыручыларның иң күбе 50-60 яшьлекләр — 20 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында — 16 кеше.

Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда — 22 очрак һәм Чаллыда 6 очрак. Районнар арасында исә Чүпрәле алда бара, анда да шулай ук алты очрак теркәлгән. 

Коронавирус башланганнан бирле Татарстанда 3611 авыру ачыкланган, пациентларның күбесе дәваланып беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100