news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра

Республикада аеруча 25-34 яшьтәге кешеләр кан тапшыруда актив катнаша.

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра
Татар-информ архивы

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша.

«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның 32 проценты — 18-24, 42 проценты — 25-34, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр», — дип искәртте Республика кан үзәге белгечләре.

Республикадагы донорларның 70 проценты — ир-атлар, ә 30 проценты хатын-кызлар. 

Донорларга дәүләт ярдәме каралган. Шул исәптән — ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) һәм башкалар.

2020 елның гыйнварына Татарстанда 12,5 мең кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исеменә ия булганы мәгълүм.

«Әгәр донорлыкның нинди изге гамәл булуын белергә теләсәгез, мәсәлән, бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итүен әйтергә кирәк», — ди белгечләр.

Кан доноры булу мөмкинлекләре турында тулырак Республика кан үзәге сайтыннан — rckrt.ru, шулай ук Инстаграмда урнаштырылган мәгълүматлардан белеп була — rck_mz_rt.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100