news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 83 яңа очрагы ачыкланган

Ике кеше генә инфекцияне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнары республикада авырулар белән аралашканнан соң Covid-19 белән чирли башлаган.

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның  83 яңа очрагы ачыкланган
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан табиблары тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән зарарланган 83 яңа очракны ачыклаган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 72 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.

Ачыкланган авыруларның икесе генә чирне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнарының республикада авырулар белән элемтәдән соң Covid-19 белән авырганлыгы ачыкланган.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда — алар 42 кеше. Шулай ук Чаллыда 11 кеше. Өченче урында Арча районы тора – биредә 6 авыру ачыкланган.

Лаеш районында 5 кеше, Биектау районында 4 кеше авыруы ачкланган. Әтнә, Буа һәм Кукмара районнарында икешәр очрак теркәлгән. Шулай ук Татарстанның башка районнарында да берәр очрак бар.

Шулай итеп Татарстанда Covid-19 авыруы 1498 кешедә расланган. 367 кеше стационарда дәвалана, шуларның алтысы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы 296 пациент терелгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100