news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Коронавирус 30 градуслы эсселекне яратмый

Федераль хезмәт белгечләре сүзләренчә, коронавирус инфекциясе 70 градус һәм аннан да күбрәк булганда тулысынча юкка чыга.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе 30 градустан югары температурада кешегә йокмый. Роспотребнадзор белгечләре шул хакта сөйләгән. Федераль хезмәт белешмәсе стопкоронавирус.рф порталында чыкты.

Кояш нурлары һәм коры һава коронавируска начар йогынты ясый. Коронавирус инфекциясен тулысынча юкка чыгару өчен температура 70 градус һәм аннан да югары булырга тиеш.

Белгечләр фикеренчә, Covid-19 башка респиратор вируслар кебек үк кондиционерларда һәм вентиляция системасында яшәргә сәләтле түгел.

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 10 699 яңа очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстанда 83 кеше авырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100