news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор эксперты офисларда битлек режимын гамәлдән чыгаруның шартларын атады

Россия Фәннәр академиясе академигы Вадим Покровский сүзләренчә, илдә коронавирус пандемиясе әле тәмамланмады.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Офисларда битлек режимын гамәлдән чыгару өчен барлык хезмәткәрләр дә коронавируска каршы прививка ясатырга яки аның белән авырган булырга тиеш. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының бүлек мөдире Вадим Покровский шулай дип белдерде.

«Барлык хезмәткәрләр дә прививка ясатса яки коронавирус белән авырып чыкса, битлекләрне салырбыз дип уйлыйм. Әмма барысы да гомуми эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — дип искәртте эксперт Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Шул ук вакытта, академик офисларның төзелеше, аеруча эчке вентиляция белән җиһазландырылганнары, кайбер патогеннарның таралуын җиңеләйтүенә игътибар юнәлтте. Тулаем алганда, аның фикеренчә, хәзерге вакытта чир теләсә кайсы урында һәм теләсә кайчан «кабынып китәргә» мөмкин.

Покровский ачыклык керткәнчә, эш шунда ки, илдә коронавирус эпидемиясе әле төгәлләнмәде — «хәзерге вакытта әлеге инфекцияне йоктыру очраклары узган елның җәенә караганда күбрәк теркәлә».

Шуңа бәйле рәвештә, галим эштә битлек кияргә, кулларны ешрак юарга һәм санитайзерлардан файдаланырга киңәш итте. Ул шулай ук санитар-эпидемиологик чараларны бозган өчен штрафлар каралуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100