news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ухань табибы: Коронавирусны кисәтү өчен үз-үзеңне изоляцияләү, битлек кию мөһим

Лю Цинцюань сүзләренчә, Covid-19 профилактикасы өчен дөрес тукланырга, ял итәргә һәм гимнастика ясарга кирәк.

Ухань табибы: Коронавирусны кисәтү өчен үз-үзеңне изоляцияләү, битлек кию мөһим
Владимир Васильев

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Җиңел яки билгеләрсез формада коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен изоляция кирәк. Бу авыруның катлаулы стадиягә күчүенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда Традицион кытай медицинасы белән дәвалау буенча Экспертларның илкүләм төркеме башлыгы урынбасары, Пекин хастаханәсе җитәкчесе Лю Цинцюаньга сылтама белән «Казинформ» хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта табиблар авыру билгеләре булмаган пациентларны күзәтә. Авыру билгеләре булмаган һәм авыруның җиңел формасы булган пациентларны дәвалау өчен, барыннан да элек, изоляция кирәк. Бу беренче чиратта, ресурсларны авыр һәм бик авыр очракларга каршы көрәш өчен куллану мөмкинлеге бирә», — диде табиб.

Лю Цинцюань шулай ук коронавирусны кисәтү өчен дөрес туклану мөһим дип сөйләде. Майлы һәм баллы, чи һәм салкын ризык ашамаска киңәш ителә. Шулай ук ял да мөһим, әмма сәламәтләндерү гимнастикасы турында да онытмаска кирәк.

«Үз-үзеңне изоляцияләү, массакүләм чараларда катнашмау, кул юу, битлек кию мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәсем килә. Бүгенге көндә Кытайда тәкъдим иткән иң яхшы ысул — ул өйдә үз-үзеңне изоляцияләү», — дип йомгаклады Лю Цинцюань.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100