news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә коронавируска 902 кеше тест үткән

Хәзерге вакытта республикада барлыгы 18 мең тикшеренү уздырылган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавируска 902 кеше тест үткән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 902 тикшерү үткәрелгән. Хәзерге вакытта республика лабораторияләрендә барлыгы 18 меңгә якын Covid-19 авыруына тест ясаганнар. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Узган тәүлек эчендә (07.04.2020) яңа коронавирус инфекциясенә 902 тикшеренү үткәрелде, тикшеренүләр башланганнан бирле — 17970 тикшеренү үтте, аларның 55 проценты «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораториясе тарафыннан үткәрелде», — диелә хәбәрдә.

Covid-19га анализларны шулай ук республиканың дәүләт медицина оешмаларының сигез лабораториясендә - Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада үткәрәләр.

«Башка муниципаль берәмлекләрдән тикшеренүләр өчен пробаларны беркетелгән лабораторияләргә китерүнең маршруты эшләнде. Медицина оешмалары лабораторияләре челтәрен киңәйтү гражданнарның көн саен уздырыла торган тикшеренүләренең санын арттырырга мөмкинлек бирде», — дип искәрттеләр ведомствода.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә планда Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе медицина-санитар бүлеге базасында (контингент һәм хезмәткәрләр өчен) тикшеренүләр үткәрү  булуын әйттеләр. Шулай ук тест үткәрүгә ике шәхси лаборатория дә керешергә планлаштырыла. Аларда анализларны үз теләгең белән һәм табиб билгеләмичә генә коммерцияле нигездә тапшырырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot