news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәүлек эчендә коронавирусның 1175 яңа очрагы ачыкланган

Бер тәүлек эчендә Россиянең 56 төбәгендә коронавирусның 1175 яңа очрагы расланган, 5 үлем очрагы теркәлгән, 86 кеше дәваланган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 56 төбәктә коронавирус белән зарарлануның 1175 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта инфекциянең таралуын кисәтү буенча оператив штаб хәбәренә сылтама белән «Известия» яза.

«56 төбәктә коронавирусның 1175 яңа очрагы расланган, 5 үлем очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә Россия буенча 86 кеше тулысынча терелгән», - диелә хәбәрдә.

Мәскәүдә яңа авыруларның иң күп саны теркәлгән - алар 660. Аннары Мәскәү өлкәсе (95), Санкт-Петербург (34), Ленинград өлкәсе (32) һәм Марий Эл Республикасы (27) бара. Башка төбәкләрдә 25 һәм аннан да кимрәк яңа очрак ачыкланган.

Шулай итеп, илдә авыручыларның гомуми саны 8672 гә җиткән. Инфекция 81 төбәктә ачыкланган. Бу вакыт эчендә 63 үлем очрагы теркәлгән, 580 кеше терелгән.

25 мартта Россия Президенты Владимир Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәрге атнаны эш көннәре булмаган ял көннәре дип игълан итте. Соңрак эш көннәре булмаган режим 30 апрельгә кадәр озайтылды. Мондый карар коронавирус инфекциясе таралу тизлеген киметү өчен кабул ителгән иде.

29 мартта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре яшькә карамастан, барлык халык өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Алга таба мондый чикләү чараларын илнең башка төбәкләрендә дә керттеләр.

Коронавирус вазгыяте буенча барлык актуаль мәгълүматны стопкоронавирус.рф һәм доступвсем.рф сайтларында, шулай ук #МыВместе хештегы буенча карарга була. Коронавирус сораулары буенча «кайнар линия» телефоны: 8 (800) 2000-12. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100