news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган табибларга аена 80 мең сум түләнәчәк

Россия Президенты өч айга өстәмә федераль түләү билгеләргә тәкъдим итте.

Коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган табибларга аена 80 мең сум түләнәчәк
архив

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы медицина персоналы өчен махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә тәкъдим итте. Авыручылар белән эшләүче табиблар өчен өстәмә түләү аена 80 мең сум булырга тиеш.

«Коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы һәм минут саен үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куючы белгечләргә апрельдән башлап өч айга махсус федераль түләү билгеләргә», — диде Владимир Путин.

Урта медицина персоналына (фельдшер, шәфкать туташы) аена 50 мең сум түләячәкләр, ә кече медицина персоналы хезмәткәрләре аена 25 мең сум өстәмә акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100