news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаррахов: Россия, дөнья галимнәре Covid-19га карата иммунитетны ачыклауга тест ясый

Яңа тест-системаларны массакүләм гамәлгә кертү Covid-19 белән авырган кешеләрнең реаль санын белергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин ). Россия һәм башка ил белгечләре Covid-19 коронавирусына карата иммунитетны ачыклауга тест ясый. Тест инфекция белән симптомсыз формада авыручыларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк һәм җәмгыятьне гадәти тормышка кайтаруга ачкыч булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сөйләде.

Ул бөтен дөньяда күрелгән катгый изоляция чаралары нәтиҗәле, әмма озак вакыт дәвам итә алмый – тиздән кешеләрнең һәм бизнесның акчалары бетәчәк, дип искәртте.

«Хәзер бөтен дөньяда бу кискен проблема турында уйлыйлар. Шуңа күрә шушы көннәрдә АКШның Азык-төлек продуктлары һәм медикаментларның сыйфатын санитар күзәтү идарәсе коронавируска карата иммунитетны ачыклауга беренче тестны теркәгән. Новосибирскида «Вектор» вирусологиясенең фәнни үзәге дә шундый тестны эшләп бетерә. Чөнки киләчәк турында уйларга һәм бу вируска карата күпме иммунитет булуны билгеләргә кирәк», - диде Фәррахов.

Аның сүзләренчә, яңа тест-системаларны массакүләм гамәлгә кертү Covid-19 белән авырган кешеләрнең реаль санын белергә мөмкинлек бирәчәк һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимына карата алга таба адымнарны билгеләргә ярдәм итәчәк. Депутат искәртеп узганча, күпчелек очракта авыру кешеләрдә җиңел формада уза.

«Мондый тест системасын эшләп бетерү бара. Ул реаль картинаны күрсәтәчәк - бәлки без дә сезнең белән инде COVID-19 белән симптомнарсыз, хәтта үзебез дә белмичә, чирләгәнбездер. Ул чакта, логика буенча, без бернинди чикләүләрсез генә эшкә чыга алыр идек», - дип аңлатты Айрат Фәррахов.

Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта мондый алым галимнәр тарафыннан өйрәнелә генә әле, диде. Тикшеренүчеләр вирусның мутацияләнү мөмкинлеген һәм Covid-19 белән авырган кешеләрдә аңа карата реаль иммунитет булу белән бәйле барлык рискларны исәпләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100