news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мурашко Казанда медицина симуляторлары җитештерү компаниясе белән танышты

Биредә табиблар һәм медицина югары уку йортларында белем алучы студентлар кеше сурәтендәге симуляторларда ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ныгыта.

Михаил Мурашко Казанда медицина симуляторлары җитештерү компаниясе белән танышты
Владимир Васильев

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанда медицина симуляторлары җитештерү буенча «Эйдос-медицина» инновация компаниясендә булды. Кунак әлеге үзәк (биредә табиблар һәм медицина югары уку йортларында белем алучы студентлар кеше сурәтендәге симуляторларда ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ныгыта) эшчәнлеге белән танышты.

«Бездә симуляторларның егермегә якын төре бар. Рәсми рәвештә шуны әйтергә мөмкин: без характеристикалар буенча иң яхшы өчлеккә керәбез. Безнең бурыч — шул биеклекне саклап калу», — дип белдерде предприятиенең генераль директоры Ленар Вәлиев.

Симуляторлар диагноз кую өчен дә, дәвалау алымнарын өйрәнү өчен дә билгеләнә ала. Аларның күбесе роботлаштырылган, табибларның барлык манипуляцияләрен компьютер исәпли. Махсус программалар табибларның гамәлләренә бәя бирә, ялгышларын күрсәтә.

«Аңа виртуаль рәвештә адреналин кертергә мөмкин һәм физик реакция барлыкка киләчәк, — дип сөйләде Вәлиев тәкъдим ителгән бер симулятор турында. — Бу — гамәлләрнең дөреслеген күрсәтә торган тулы бер система».

Ул билгеләп үткәнчә, Россия базарында 20гә якын симуляция компаниясе эшли, аларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100