Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән туристлар хастаханәдән чыгарылды
Сигез турист йогышлы авырулар хастаханәсендә ике атна карантин узды.
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиянең сигез туристын Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар. Алар коронавирус аркасында биредә карантин узган иде. Бу хакта Казанга эш сәфәре белән килгән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.
«Сез 23 февральдә эшли башладыгыз, бүген исә пациентлар хастаханәдән чыгарылды. Аларның хәле канәгатьләнерлек һәм үзләрен яхшы хис итәләр», — дип мөрәҗәгать ите ул учреждение персоналына.
Карантинга урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алганнар, тиешле медицина процедуралары үткәргәннәр.
«Татар-информ» агентлыгы февраль ахырында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә Covid-2019 коронавирусы ачыклана) Россиянең сигез туристын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде.
Covid-19 коронавирусы гадәти сезонлы вируслардан аерылмый диярлек. Кош гриппы, атипик пневмония һәм Эбола бизгәгенә караганда, аннан үлүчеләр саны берничә тапкыр кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз