news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә

Конкурсның төп бурычларының берсе - иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.

Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларының ачыклауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Конкурсның төп бурычларының берсе — иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, диелә хәбәрдә.

Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән документларны 2022 елның 1 мартына кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр) җибәрергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot