Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Травматолог: Барлык компрессион сынуларның якынча өчтән бере батутлар белән бәйле
Табиб компрессион имгәнү белән аена уртача 15-20ләп пациент килүен әйтте.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген барлык компрессион сынуларның якынча өчтән бер өлеше батут үзәкләре белән бәйле.
Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Фәнис Гыйбадуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә компрессион имгәнү белән аена уртача 15-20ләп пациент килүен әйтте. «Бик еш күзәтелә торган имгәнү бу. Күпләр бит әле мөрәҗәгать тә итми, ике ай арка авырта инде, дип йөриләр, ә табибка бармыйлар, — диде.
Травматолог батут үзәкләрен, һичьюгы, 15 яшькә кадәр булса да чикләргә кирәк, дип саный. «Сикерер урын булмаса, беркемнең сикерәсе дә килмәячәк. Тәкъдим булгач, ихтыяҗ да бар инде. Мәсәлән, әти-әниләр килә, алар бит документ имзалый, үзләре җаваплылык ала дигән сүз», — диде табиб.
Фәнис Гыйбадуллин компрессион сынудан соң ортопедик режим әһәмиятен әйтте. «Умырткалыкка иң зур басым утырган вакытта була, шуңа алты ай утырырга ярамый. Өйдә генә укырга туры киләчәк. Күкрәк өлеше бөгелмәсен өчен, каты корсет кияргә кирәк. Аны төнгә салалар», — диде.
ЛФК, физиодәвалану булырга тиеш. Умырткалыкны сузу, тарту буенча төрле күнегүләр көн саен ясала. «Спортчылар ярышлар кала дип борчылса да, без бер ел бернинди сикерү ярамый, дип кисәтәбез», — дип белдерде травматолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз