news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 82 кеше Covid-19 йоктырган

Пандемия башланганнан бирле, республикада 16720 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган.

Татарстанда тагын 82 кеше Covid-19 йоктырган

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 82 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше авыруны читтә йоктырган, 81 кеше башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә авырган.

«29 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның өч очрагы теркәлгән. Чир йоктыручыларның күбесе 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә (20 кеше) керә

Авыручыларның күбесе Казанда (34 очрак) теркәлгән, Чаллы (10 очрак) антирейтингта икенче урында тора..

Пандемия башланганнан алып, республикада 16720 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 13 227 кеше (узган тәүлектә — 69 кеше) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot