news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Вакцина ясату мөмкинлеге булса, аны кулланырга кирәк

Массакүләм вакцинация ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә үткәрелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Вакцина ясату мөмкинлеге булса, аны кулланырга кирәк

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Өлкән кешеләргә коронавируска каршы вакцина белән прививка ясату куркыныч түгел.

«Нәтиҗәлелек ягыннан аерма юк. Минемчә, вакцина ясату мөмкинлеге булса, аны кулланырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә карата шик булса, без киңәш итмәс идек. Бу юлы вакцина куркынычсыз», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Жаворонков вакцинациядән соң температураның күтәрелүе ихтимал, дип белдерде.

«Вакцинациядән соң гипертермия эффекты булу ихтималы турында әйтәбез. Ул нәрсәдән ясалуга карамастан һәр вакцинаны керткәннән соң була. Шуңа күрә, зинһар, курыкмагыз. Без өлкән буынны прививка ясатырга чакырабыз», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot