news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидтан дәвалау өчен тәкъдим ителгән даруларның берсе төшереп калдырылган

Коронавирус вакытында билгеләнергә мөмкин булган исемлеккә биш препарат кертелгән.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы исемлектән коронавирусны дәвалау өчен элегрәк тәкъдим ителгән даруларның берсен төшереп калдырган.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Covid-19ны дәвалау, профилактикалау һәм диагностикалау өчен ведомство тәкъдимнәренең яңартылган, 10нчы версиясендә азитромицин күрсәтелмәгән. Хәзер аларга бары биш препарат кына кертелгән.

 «Covid-19 инфекциясеннән өлкәннәрне дәвалау өчен кирәк булырга мөмкин дарулар исемлегенә: „Фавипиравир“, „Ремдесивир“, „Гидроксихлорохин“, рекомбинантлы „ИФН α“, „Умифеновир“ кергән», — дип хәбәр ителә.

Министрлыкта әлеге даруларны куллану йөкле хатыннарга рөхсәт ителми, дип искәртелә. Моннан тыш, документтан күренгәнчә, бактериягә каршы терапия авыру агымына бактериаль инфекция өстәлгәнлеккә мөһим билгеләр булган очракта гына кулланыла ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100