Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 94 кешедә коронавирус табылган
36 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында узган тәүлектә 94 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, шуларның 6сы — читтән кертелгән, калганнары авырган кешедә йоккан.
«36 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык кертә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Казанда 46 коронавируслы кеше ачыкланган, Яр Чаллыда — 6. Яшел Үзән районында-8, Түбән Камада — 6 очрак теркәлгән. Буа, Нурлат, Спас районнарында — 5әр очракта, Лаеш, Питрәч, Теләче районнарында 3әр очракта йогышлы чир табылган. Барлыгы Татарстан Республикасының 13 муниципалитетында коронавирус белән авыручылар бар.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 белән 43 447 авыру теркәлгән. Бу вакыт эчендә 1481 кеше үлгән, шуларның 6сының гомере узган тәүлек эчендә өзелгән (өч ир — ат 1973, 1940, 1945 елгылар, өч хатын-кыз — 1935, 1975, 1936 елгылар).
Бөтен дәвердә 36 789 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән, 29ы узган тәүлектә савыккан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз