news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 91 яңа очрагын ачыклаганнар

Республикада пандемия башланганнан алып, ковид йоктыруның 14 меңгә якын очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 91 яңа очрагын ачыклаганнар

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калган очракларда ковид-авыру белән аралашучылар  авырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«38 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән уналтышар кеше авырый. Татарстанда авыручылар арасында 18 яшьтән яшьрәк һәм 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында берәр очрак теркәлгән.

Коронавирус белән авырый торган 46 кеше Казанда яши. Чаллыда 9 кеше кеше ковид йоктырган, Буа районында — 8, Яшел Үзәндә -5, Баулы һәм Түбән Камада — өчәр очрак, Биектау, Кукмара һәм Ютазы районнарында — икешәр очрак. Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Меделеевск һәм Питрәч районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Республикада пандемия башланганнан алып, ковид йоктыруның 14 меңгә якын очрагы ачыкланган. Гомумән алганда, 10 800 кеше (узган тәүлектә — 23) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100