news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируста хроник авыру билгеләрен тапканнар

Авыру йоктырганнан соң өч ай узгач, әле һаман да 31 проценттан артык кешегә ярдәм кирәк булган — хроник бөер җитешсезлеге булган пациентларда да шул хәл күзәтелгән.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенең җиңел формасы белән авырган кайбер пациентларда хроник авыру билгеләре барлыкка килә. Бу хакта Journal of Clinical Medicine басмасындагы Бельгия һәм Нидерланд галимнәренең эшенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

1837 чагыштырмача яшь авырулар (уртача яше — 47 яшь) турында мәгълүматлар өйрәнелде. Өйдә дәваланганнан соң, аларның ким дигәндә өч ай нинди дә булса авыртулары булган. Тикшеренүдә катнашучыларның яртысында диярлек карауга ихтыяҗ арткан, һәр өченче кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган.

Авыручыларның 98 проценты аларда арыганлык хисе саклануы, 90 проценты мускуллар хәлсезлегенә, 88 проценты йокы белән проблема булуына, 87 проценты төрле авыртуларга зарланган. Күпләр хезмәт җитештерүчәнлеге кимүгә һәм медицина ярдәменә мохтаҗлыкка зарлана.

Тикшеренүдә катнашучыларның яртысына якыны тәрбиягә, ә авырудан соң өч ай узгач, әле һаман да 31 процент чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган. Эш авторлары сүзләренчә, бу хроник бөер җитешсезлеге, йөрәк авырулары яки үпкәләрнең хроник обструктив авыруы булган шулкадәр үк пациентларның да күзәтелә.

Хәзер бары тик каты авырган пациентлар гына тернәкләнү уза. Галимнәр фикеренчә, киләчәктә сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнешне булдырмас өчен Covid-19 авыруы җиңел формада узган пациентларга дәвалауның оптималь вариантларын билгеләүгә зур игътибар бирергә кирәк, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100