news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның Британия штаммы Европаның 22 илендә ачыкланган

Вирусның яңа төре барлык яшь төркемнәрендә дә табылган.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Европаның 22 илендә коронавирусның британ штаммын ачыклаганнар. Копенгагенда брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы директоры Ханс Клюге шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирусның SARS CoV-2 (VOC) төре буенча борчылуны аңлыйм. Европаның 22 төбәгендә коронавирусның яңа вариантын ачыклаганнар», — диде Клюге.

Аның сүзләренчә, авыру сизелерлек үзгәрешләр кичермәсә дә, вирусның бу төре тизрәк тарала. Бу штаммны барлык яшь төркемнәрендә дә ачыклаганнар. Вирусның яңа вариантын вакыт узу белән башкалары алмаштыра ала. Бөекбританиядә һәм Даниядә шундый процесс күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100