news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр тимераякта һәм тюбингта шуганда саклану турында сөйләде

Ата-аналарны шугалакта һәм тауда үз балаларын игътибар белән күзәтергә, шулай ук аларны саклау чараларын үтәргә өндәделәр.

Белгечләр тимераякта һәм тюбингта шуганда саклану турында сөйләде

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кышкы күңел ачуларның начар нәтиҗәләрен киметү өчен балалар шугалакта һәм тауда шуганда саклык чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде.

«Беренче тапкыр бозга чыккан кечкенә балаларда шлем, терсәкне һәм тезләрне саклау чаралары булырга тиеш. Балалар шугалакларда еш кына кулларын һәм аякларын сындыра», — диде табиб.

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш нейрохирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов тюбингта һәм боз чанасында шуганда да саклау чаралары кирәк дип өстәде.

«Шлем, терсәкләрне, тезләрне һәм гәүдәнең башка өлешләрен саклый торган чаралар  булырга тиеш», — диде табиб.

Тау шуу өчен җиһазланган булырга тиеш. Шулай ук белгеч ата-аналарны үз балаларын игътибар белән күзәтергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100