news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдә эт булу шизофрения авыруының үсеш куркынычын киметкән

Мәче белән элемтә авыру барлыкка килүгә берничек тә йогынты ясамаган.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Кечкенәдән йорт этләре белән уйнау шизофрения барлыкка килү ихтималын киметә. Роберт Йолкен җитәкчелегендә Джонс Хопкинсның Медицина мәктәбе Америка тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта N+1 басмасы PLoS ONE журналында галимнәр мәкаләсенә сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар шизофрения белән авырый торган 396 пациент, биполяр тайпылышлы 381 пациент һәм 594 психик сәламәт кешеләр турындагы мәгълүматны өйрәнгән. Моннан тыш, алар тәҗрибә катнашучыларның йорт хайваннары белән беренче 13 елда элемтәләре турында мәгълүмат җыйган.

Кечкенә чакта өйдә эт яшәгән тикшеренүдә катнашучыларда шизофрения диагнозы сирәк куелган. Ә йортта мәче булуы авыруга бернинди йогынты ясамаган. Йорт хайваннары белән элемтә һәм биполяр тайпылыш барлыкка килү арасында бәйләнеш тә таба алмаганнар.

«Хайваннар белән аралашуның психик сәламәтлеккә уңай тәэсире иммун системасының эше белән аңлатыла, дип уйлый белгечләр. Хәер, нәтиҗә психологик сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин. Төгәлрәк нәтиҗәләр өчен өстәмә тикшеренүләр кирәк, дип аңлата алар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, галимнәр мәчеләр һәм шизофрения авыруы үсеш алу арасында көтелмәгән бәйләнеш тапкан.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100