news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог бәйрәмнәрдән соң тизрәк формага килү алымнарын әйтте

Рационга күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш һәм кузаклы культуралар кертергә кирәк.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел табыныннан соң тизрәк формага килүдә авыр ризыклардан, салатлардан һәм алкогольдән баш тарту һәм яшелчә, клетчатка күп булган башка продуктларны күбрәк куллану ярдәм итәчәк. Бу хакта диетолог Наталья Герасимовага сылтама белән «360» телеканалы хәбәр итә.

Белгеч яшелчә, кыяр, ташкабак һәм кәбестә, шулай ук җиләк – җимеш һәм кузаклы культураларга өстенлек бирергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, табиб күп су эчәргә киңәш итте. Бу алкоголь һәм тозлы кабымлыклар куллануның нәтиҗәләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен әчкелтем сөт продуктлары, шулай ук чиа һәм җитен орлыклары куллану яхшы булачак, дип өстәде ул.

Герасимова, моннан тыш, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм йокы режимын үтәргә киңәш итте. «Әгәр сез спорт белән шөгыльләнмисез икән, урамда йөрергә мөмкин һәм 10-12 мең адым ясарга кирәк», – дип аңлатты эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100