news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән тагын 204 кеше авырган

Пандемия башланганнан бирле 39,6 мең татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, 32,8 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 241 кеше, терелгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 204 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның дүртесе чирне республикадан читтә эләктергән, калган очракларның аралашу юлы белән йоктырылган булуы ачыкланган.

«68 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 136 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыру очракларының яртысыннан артыгы Казанда -107 кеше, 31 кеше Чаллыда ачыкланган. Районнар арасында иң күп очрак Теләче (7), Түбән Кама (6) һәм Әлмәт (6) төбәкләрендә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле 39,6 мең татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе белән авырды, 32,8 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 241 кеше, терелде.

Вакцинацияне 2,1 млн кеше узды, 1,6 млн кеше икенче инъекция алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100