news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган

7 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 958 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше), 50-60 (23 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (60 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәре һәм Яшел Үзән районында сигезәр очрак ачыкланган.

7 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 958 тапкыр куелган. 9 549 кеше (шуларның 70е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100