news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус эпидемиясенең кайчан иң югары ноктасына җитәчәген фаразладылар

Тикшеренүчеләр фикеренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта коронавирус белән бер үк вакытта авыручылар саны тиздән максимумга җитәчәк.

Россиядә коронавирус эпидемиясенең кайчан иң югары ноктасына җитәчәген фаразладылар

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россия коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасына 21 яки 22 декабрьдә якынаячак. Илдә Covid-19 белән бер үк вакытта авыручылар саны 514-517 мең кеше тәшкил итәргә мөмкин. Санкт-Петербург дәүләт университетының Интеллектуаль логистика үзәге тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Соңгы ике атнада Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 һәм 27 мең очрагы теркәлә. Җиде-ун көн дәвамында шундый үсеш дәрәҗәсе сакланган хәлдә һәм алга таба акрынлап кими барган очракта актив очракларның максималь саны декабрьнең 21 яки 22сенә туры киләчәк, дип искәртә галимнәр.

Кичә, 6 декабрьдә, Россиядә коронавирус белән бер үк вакытта авыручылар саны 479,8 мең кеше тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100