news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог: Стресс балаларда җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин

Төшенкелеккә еш бирелгән балада психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары булырга мөмкин.

Психолог: Стресс балаларда җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Стресс төрле дәрәҗәдәге җитди авырулар сәбәпчесе булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде.

«Эмоциональ киеренкелек нәтиҗәсендә хроник авырулар килеп чыгарга, эндокрин, иммун системаларында баланс бозылырга мөмкин. Баланың рухи халәтенә килгәндә, ул үзен түбән бәяли, кирәгеннән артык тәнкыйтьли, үзен башкалар белән еш чагыштыра», — диде ул.  

Психолог сүзләренчә, стресс туклану, йоклау, актив тормыш алып бару режимнарын боза. Моннан тыш, баланың игътибарлылыгы кими, аны куркыныч төшләр борчый башлый. Болар исә, үз чиратында, организмга бик нык тәэсир итә: психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары килеп чыгу куркынычы туа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100