news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды

Хәзерге вакытта Covid-19 тәэсиренең ни дәрәҗәдә озак дәвам итәчәге билгеле түгел.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Lenta.ru к

«Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», - дип аңлатты белгеч.

Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Моннан тыш, коронавирусның тагын нинди органга йогынты ясавын фаразлап булмый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100