news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы вакцинациянең тискәре йогынтысын атадылар

Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.

Коронавируска каршы вакцинациянең тискәре йогынтысын атадылар
«Татар-информ» архивы

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V вакцинасын куллануда препаратның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта уңай ПЦР-тест яки пациенттагы антитәнчекләр вакцинаның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин», - диде спикер.

Владимир Жаворонков искәрткәнчә, Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын беренчеләрдән булып медицина хезмәткәрләре алачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100