news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб меланоманы үзлектән ачыклау ысулын аңлатты

Тәндә биштән артык миң булса, аларны һәрдаим тикшереп, фотога төшереп торырга кирәк.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Меланома куркынычы күп санлы миңнәр булганда арта. Теләсә кайсы миң меланомага әйләнергә мөмкин.

Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников бу хакта ук «Россия-1» телеканалы эфирында әйтте.

Тәндә биштән артык миң булса, үзгәрешләр булган очракка, аларны һәрдаим тикшереп, фотога төшереп торыргә кирәк. Миңнәрне «АКОРД» системасы буенча — асимметрия, кырыйларының тигезсезлеге, төсе, зурлыгы, динамикасы буенча тикшерергә киңәш ителә. Үзгәрешләр булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук табиб Мясников миңнең калынлыгына игътибар итәргә кушты: әгәр дә миң тиредән бер миллиметрдан күбрәк чыгып торса, аны белгечкә күрсәтү зарур.

Тире яман шеше куркынычын киметү өчен, кояштан саклый торган кремнар файдаланырга кирәк һәм солярийга йөрергә ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100