news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Covid белән авыручыларга кайчан тискәре нәтиҗәле тест килүен әйтте

Авыруның 4-5 нче көнендә ПЦР-тест ясалса, Covid-19 табылу ихтималы кими.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Авыруның 4-5 нче көнендә ПЦР-тест ясалса, Covid-19 табылу ихтималы кими. Шуңа күрә, кайвакыт пациентлар коронавирусның барлык симптомнары булса да, тискәре нәтиҗә ала.

«4-5 көннән соң борын-авыз куышлыгында вирусны табу ихтималы кими, ә респиратор симптомнар бу вакытта иң кызган вакытта булырга мөмкин. Әгәр бу срокларда тест үткәрсәң, тискәре нәтиҗә алырга мөмкин», — диде Роспотребнадзор белгече, профессор Наталья Пшеничная. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова вакциналаштырылган кешедән зарарлану куркынычы күпкә азрак, дип сөйләгән иде. Вакцинация узучылар вирусны башкаларга да йоктыра ала, әмма аларда вируслар һәм аларның бүленү вакыты прививкасызларга караганда күпкә азрак. 

Covid-19га каршы массакүләм прививка кампаниясе Россия төбәкләрендә бу елның 18 гыйнварында башланды. Хәзер төбәкләр, инфекция таралуны туктату өчен, вакцинация темпларын арттырырга тырышалар. Искәртеп узабыз, эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр чорны эшләми торган көннәр дип игълан итү турындагы указга 20 октябрьдә кул куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100