news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең республикадагы идарәсе белгечләре бер атна эчендә 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны кисәтү таләпләренең бозылуы ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде
tatarstan.ru

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, хәл киеренке булса да, сәламәтлек саклау системасы үз бурычын үти. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә әлеге мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арта. Үсеш бер атнада уртача 0,5-0,6 процент тәшкил итә. Барлык санитар таләпләр төгәл үтәлгән очракта гына моны туктатып булачак.

«Барыннан да элек битлек кияргә, кулны сабынлап юарга һәм антисептиклар белән эшкәртергә, шулай ук социаль дистанция сакларга кирәк», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстанда тоталь чикләүләр кертү күздә тотылмавын, моның өчен нигезле сәбәпләр булмавын әйтте.

«Әйе, вазгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы үзенә йөкләнгән бурычны үти. Хастаханәләрдә урыннар җитәрлек, дарулар бар», - диде ул.

Миңнеханов бу атнада даруханә челтәре вәкилләре катнашында препаратлар белән тәэмин итү, аларның республика даруханәләрендә булу-булмавына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуларын билгеләп үтте.

«Иң мөһиме – үз вакытында илтифат итү. Әгәр ниндидер проблема килеп чыккан икән, һичшиксез госпитальгә озатырга дигән сүз түгел. Бездә тиешле регламент, дарулар исемлеге бар», - дип искәртте ТР Президенты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) республикадагы идарәсе белгечләре дә эшен дәвам итә. Бер атна эчендә алар 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны кисәтү таләпләренең бозылуы ачыкланган. Закон бозучыларга 59 беркетмә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны коронавирус инфекциясенә каршы чаралар үтәлешен, шулай ук коллективларда грипп һәм ОРВИны профилактикалауны тәэмин итәргә чакырды. Моннан тыш, ул идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан гомумйорт объектларының санитар торышын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100